Хокук саклау органнары фикеренчә, бу чара мошенниклык очракларын киметүгә ярдәм итә.
Татарстанда яшәүчеләр кредит алуга үз-үзеңә тыю салу сервисыннан актив файдалана. “РБК Татарстан” Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларына таянып язганча, ел башыннан бирле республикада 424,7 мең гариза тапшырылган.
1 октябрьгә төбәктә яшәүче 373,3 мең кешегә карата шундый тыю гамәлдә булган. Һәр 100 кешегә 9,4 кеше туры килә дигән сүз. Шул ук вакытта 30,7 меңнән күбрәк кеше чикләүне алуга гариза тапшырган.
Сентябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр 27 мең тыю салган. Хокук саклау органнары фикеренчә, бу чара телефон яки интернет аша мошенниклык очракларын киметүгә ярдәм итә. Август аенда мондый җинаятьләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 4 процентка кимегән.
Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматлары буенча, Мәскәү үз-үзеңә тыю салу сервисына мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча беренче урынга чыккан. Биредә 1,5 миллион гариза тапшырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез