Узган ел ахырына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 4,3 мең кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән. Бу хакта Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб, Икътисад министрлыгының еллык коллегиясе һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитетының күчмә утырышында хәбәр иттеләр.
2024 елның 1 гыйнварына республикадагы эш бирүчеләр барлыгы 48,7 мең вакансия урнаштырган. Былтыр мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар белән 92 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 30 мең кешене, эш эзләүче буларак, исәпкә алганнар. 2023 елда 22 мең кешене эшкә урнаштырганнар.
Быел эшсезләр арасында урта һәм югары белемлеләр, авылда яшәүчеләр, алдагы эштән үз теләге белән китүчеләр, эш стажын дәвам иттерергә теләүчеләр, инвалидлар һәм пенсиягә чыгу яшенә җитүчеләр арткан. Аның каравы, яшьләр, тәүге тапкыр эш эзләүчеләр, балигъ булмаган бала тәрбияләүчеләр һәм хатын-кызлар саны кимегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез