Газетага язылу

Татарстанда 4,5 млн сумлык BMW автомобилен яндырган ике яшүсмерне тоткарлаганнар

Татарстанда 4,5 млн сумлык BMW автомобилен яндырган ике яшүсмерне тоткарлаганнар

Татарстанның Питрәч районында август аенда BMW автомобиленә ут төрткәннәр. Машина хуҗасына 4,5 млн сумлык зыян килгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Питрәч районы полициясе белән берлектә шикләнелүчеләрне ачыклаган.

Алар Вологда өлкәсендә яшәүче 17 һәм 16 яшьлек ике яшүсмер булып чыккан. Егетләрне полиция бүлегенә китергәннәр. Алар, автомобильгә ут төрткән өчен акча вәгъдә иткәннәрен, ә эш тәкъдимен мессенджерларның берсендә табуларын сөйләгән.

Әлеге факт буенча чит кеше милкенә белә торып зыян салу яки аны юк итү турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре