Берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) мәгълүматларына караганда,республикада мондый чикләү билгеләүгә – барлыгы 554,7 меңнән артыграк гариза, әчикләүне алуга – 46,8 мең чамасы гариза тапшырылган.
Тула ем илдә үз-үзеңә тыю салуга карата кызыксыну арта. Узып баручы елда 20 миллион чамасы гариза чикләү билгеләүгә, 1,6 миллион гариза – аны алуга җибәрелгән. Шул рәвешле элек кертелгән чикләүләрнең 8 проценты чамасы юкка чыгарылган. Ел азагына 17,3 миллион кешенең кредит алу буенча үз-үзенә тыю салуы гамәлдә булып килә.
Декабрь а енда гына сервиска 1,2 миллион кеше кушылган. Чикләү билгеләүгә алар 1,4 миллион гариза тапшырган. Халык креди т алу буенча үз-үзеңне тулысынча чикләүне ешрак сайлый: 18,2 миллион гариза, яки барлык гаризаларның 91,3 проценты шуңа туры килә. 837,9 мең кеше (4,2%) банклар һәм микрофинанс оешмаларыннан онлайн кредит алуга тыю салуны сайлаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез