Кичә Әлмәттә 42 яшьлек Nissan автомобиле йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр юл кичүендә 5 яшьлек кызны бәрдергән. Кызчыкның апасы белән юл аркылы чыгуы булган. Ләкин ярты юлны узгач, ул алга йөгергән һәм машина астына кергән. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Баланы күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләргә юлны чыкканда як-якларына карарга, шулай ук өлкәннәргә баланы кулларыннан ычкындырмаска киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез