Татарстанда 5 меңнән артыграк ишегалды төзекләндерелгән

Республикада “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруның 5 еллык этабы төгәлләнүгә багышланган фестиваль булып узган.

Чара күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, муниципалитетлар һәм республика хакимияте вәкилләре катнашында үткәрелгән. Фестиваль кысасында программаның тормышыбыз сыйфатын яхшыртуга ничегрәк йогынты ясавы каралган.

Исегезгә төшерәбез: программа 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башланган иде. Проектны “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән. Биш ел эчендә республикада 5174 ишегалды төзекләндерелгән. 1,5 миллион чамасы кешенең, шул исәптән 300 мең баланың тормыш сыйфаты яхшырган, дигән сүз.
Фестивальнең төп өлеше тәмамлангач, проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булган.
Фестивальнең тантаналы өлешеннән соң, “Татарстанда җәй” проекты кысасында, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле чыгыш ясаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов Миннеханов милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре