Газетага язылу

Татарстанда 5 сәгать дәвамында БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды

Татарстанда төнлә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы кертелгән иде.

 Бу хакта 02:12 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында хәбәр ителде.

Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы Мәскәү вакыты белән 07:07 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды. 

Аэропортлар эшенә чикләүләр кертелмәде. 

Моңа кадәр Татарстан халкы һәм кунаклары өчен иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасы урнаштырылды. Алар ярдәмендә БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле мобиль интернет эшенә чикләүләр кертелгән вакытта элемтәдә калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый Wi-Fi нокталарын үстерергә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военн

Көн хәбәре