Түбән Камада өй мәчесе 50 яшьлек ир-атның аягын тешләгән. Бичара шул сәбәпле аздан гына аягын югалтмыйча калган, һәм менә инде өч ай дәваланырга мәҗбүр. РКБ табиблары «KazanFirst» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Мәче инде 31 майда ук аның аягын тешләгән. Ярасы ялкынсынган. Бик нык эренли башлагач кына җирле хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Инфекциянең тирәнгә китүе аркасында медикларга балтыр тукымасының зыян килгән өлешен сеңеренә кадәр кисеп алырга туры килгән. Сырхауны алга таба дәвалау һәм пластик операция ясау өчен республика клиник хастаханәсенең эренле яралар бүлегенә җибәргәннәр.
Казанда хирурглар җәрәхәтне янә чистарткан. Шуннан соң, ниһаять, ярасы ябылсын өчен, пластик операция ясаганнар. Хәзерге вакытта ир-ат өендә инде.
«Берникадәр вакыттан соң аңа, күчереп утыртылган тукыманың төзәлгәнме-юкмы икәнен, тагын бер операция кирәкме-юкмы икәнен билгеләү өчен янә табибларга күренергә туры киләчәк», – ди белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез