Бүгенге көндә Татарстанда 50 мең хезмәт мигранты эшли. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
“Бүгенге көндә Татарстанда 50 мең мигрант эшли. Аларның яртысыннан да күбрәге – Үзбәкстан гражданнары, һәр бишенче мигрант Татарстанга Таҗикстаннан килгән. Төзелештә 40 процент мигрант эшли, 15 проценты җәмәгать туклануы һәм транспорт өлкәләренә туры килә”, – диде ул.
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗ саклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез