Әлмәт шәһәрендә яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбанына әйләнгән. Аферист аның белән мессенджер аша җитәкчесе исеменнән элемтәгә кергән: профилендә хәтта “шефы”ның фотосы булган. Хәбәрдә, янәсе, хатын-кыз эшләп киткән бүлектә тикшерү алып барылуын һәм полиция хезмәткәренең аның белән элемтәгә кермәкче булуын язганнар. Ханым бу вакытта шифаханәдә ял иткәнлектән, беренче көнне хәбәргә җавап бирмәгән. Ә инде икенче көнне үзе үк мошенникларга шалтыраткан, дип яза “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.
“Полиция хезмәткәре”, имештер, мошенникларның аның исеменә кредитлар алуы турында сөйләгән. Шуннан соң, яңа кредит алып, акчаны “имин счет”ка күчерергә кушкан.
Зыян күрүче 4 көн буе мошенниклар белән аралашып, шушы вакыт эчендә төрле банклардан 3 кредит – барлыгы 4 512 000 сум алган. Бөтен акчаны ниндидер счетларга күчереп барган. Мошенниклар белән соңгы тапкыр аралашкан көнне, акчаны тизрәк күчерергә ашыгып, хәтта авариягә эләккән. Әмма шуннан соң да мошенниклар аны ашыгудан туктамыйча, акча таләп иткән.
Хатын-кыз улы белән сөйләшкәннән соң гына эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенгән. Бу көннәрдә егет әнисе белән элемтәгә керә алмыйча гаҗизләнгән: ул йә шалтыратуга җавап бирмәгән, яисә вакыты юклыкка сылтап сөйләшергә теләмәгән. Ул әнисен полиция бүлегенә алып килеп, нәрсәләр булганлыгын сөйләп биргән.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез