Газетага язылу

Татарстанда 58 яшендә элекке хакимият башлыгы вафат булган

Әгерҗе районының элекке хакимияте башлыгы Валерий Макаров 59нчы яшендә вафат булган. Бу хакта районның бүгенге хакимияте башлыгы Ленар Нургаянов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”.

“Аңа 58 яшь иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, гаять зур ныклык күрсәтеп, чиргә каршы көрәште. Кызганычка, чир көчлерәк булып чыкты”, – дип язган элекке җитәкченең үлеме сәбәбен әйтмичә генә хакимият башлыгы.

Нургаянов билгеләп үткәнчә, Макаров Әгерҗе районын үстерү өчен бик күп эшләгән. “Территорияләрне төзекләндерү, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, торак-коммуналь хуҗалык объектларын тотрыклы эшләтү өчен бик зур тырышлык куйды”, – дигән бүгенге хакимият башлыгы.

Безнең белешмә: Валерий Владимирович Макаров 1965 елның 16 февралендә Зәйдә туган. Озак вакытлар буе Чаллы шәһәренең төрле предприятиеләрендә эшләгән. 2012 елда башта – Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, соңрак – җитәкчесе итеп билгеләнгән. 2013 елдан 2020 елга кадәр Әгерҗе районын җитәкләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре