Татарстанда кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайган. Бу атнада гына да республикада шундый ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» Татарстан биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«2022 елда 101 хайван – 59 поши, 29 кыр кәҗәсе һәм 13 кабан бәрелгән. Бу атнада юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә кабан, ә узган атнада поши һәлак булды", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Бу атнада, сишәмбе көнне, Биектау районында Казан – Малмыж автомобиль юлында «Hyundai» җиңел автомобилен йөртүче кабанны бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Узган атнада Яр Чаллы – Әлмәт автоюлының Дмитриевка торак пункты янында берәү «Лада Ларгус» автомобилендә поши бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качкан. Ә хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән. Юл һәлакәте сәбәпчесен эзләү хәзер дә дәвам итә.
Чагыштыру өчен: 2021 елда Татарстанда 95 поши, 25 кыр кәҗәсе, 45 кабан һәм 2 марал катнашында барлыгы 150 юл һәлакәте теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез