Татарстанда 6 градус салкын һәм җепшек кар явуы көтелә

Иртәгә, 20 ноябрьдә, Татарстанда көндез -2, төнлә -6 градуска кадәр суыта. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.


Пәнҗешәмбедә – аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән республиканың көньяк-көнчыгышында урыны белән юеш кар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1...-2, төнге сәгатьләрдә -1...-6 градус күрсәтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга – 21 ноябрьдә аз гына кар явып үтәчәк. Көндез һава температурасы -2...+2 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Шимбә көнне аз гына яңгыр булачак, көндез җылы:  +3...+8 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре