Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ир-ат өендә тәмәке тарткан һәм креслода йоклап киткән дип фаразлана. Бу 5 квадрат метр мәйданда янгын чыгуга сәбәпче булган. Урынга килгән 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны сүндергән вакытта хуҗаның мәетен табып алган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, караватта яткан килеш тәмәке тартмаска һәм тәмәке төпчеген балконнан ыргытмаска кирәк, чөнки бу янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез