Газетага язылу

Татарстанда 66 яшьлек ир-ат мошенниклар аркасында 1,3 миллион сум акчасын югалткан

Түбән Кама шәһәрендә 66 яшьлек ир-ат мошенниклар шалтыратканнан соң 1,3 миллион сум акчасыннан коры калган.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Узган елның декабрендә аңа мессенджерлар аша кемнәрдер шалтырата башлаган. Алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак таныштырып, “акчагызны урлауларын туктатырга ярдәм итәбез” дигәннәр.

Аферистлар ир-атны бөтен акчасын счетыннан алып, “имин счетларга” күчерергә күндергән. Пенсионер берничә көн буе мошенниклар карталарына зур күләмдә акчалар күчергән, шулай ук акча күчерүләр системасы аша чит илгә җибәргән. Соңыннан гына алдануын аңлаган. Полиция кырыгалдарларны эзли. Тикшерү дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре