Газетага язылу

Татарстанда 7 кешене газ хезмәте белгечләрен фатирларына кертмәгән өчен штрафка тартканнар

Татарстанда җиде кеше газ хезмәте белгечләрен фатирларына кертмәгән өчен штрафка тартылган.

Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Ведомствода сөйләп үтелгәнчә, Алабуга һәм Әгерҗедән алты милекче газ җиһазына еллык техник карауга килешүләр төзегән. Әмма белгечләр аларның фатирына керә алмаган. Тикшерү уздырылачагы турында, фатир хуҗаларының кертмәүләре турында актларны тикшерү турында хәбәрнамәләрне игътибарга алучы булмаган. Нәтиҗәдә алты милекченең һәркайсына 5әр мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Чаллыдагы очрак аерым телгә алып үтелгән.

Биредә фатир милекчесе – хатын-кызга техник карау буенча килешү төзүдән баш тартуы аркасында 5 мең сумлык штраф түләргә туры килгән. “Су җылыткычка, җылылык казаны яки газ плитәсенә техник хезмәт күрсәтелмәү бер фатирда гына түгел, бәлки бөтен йортта газ чыгып тору, газдан агулану һәм шартлау куркынычы белән яный. Нәкъ менә шуңа күрә закон һәр милекчедән техник карау уздыруны таләп итә. Ә газ хезмәте белгечләрен кертмәү административ хокук бозу булып тора”, – дип искә төшереп үтелгән Дәүләт торак инспекциясендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре