Татарстанда 63 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт эшләре 14%ка башкарылган. 60 объектта эшләр бара. Мондый мәгълүматларны бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Быел «Мәгариф» тармагында барлыгы 4 федераль һәм 4 республика программасы кысаларында 170 объект ремонтланачак.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы азык-төлек блокларын ремонтлау эшләре дүрт объектта алып барылуын искәртте. Программа җәйге каникуллар башлану белән тулы көченә керәчәк.
Бүгенгә балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 24%ка үтәлгән. Хисап чорында Казанда бер объект төгәлләнгән.
Ресурс үзәкләренә капремонт эшләре 23%ка үтәлгән. 6 объектта эшләр дәвам итә.
Тулай торакларны ремонтлау эшләре 15% тамгасында үтәлә.
«Сәламәтлек саклау" тармагына быел 96 объект кертелгән. Аларның өчтән береннән артыгы - фельдшер-акушерлык пунктлары, алар буенча үтәлеш 37% тәшкил итә.
Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларын ремонтлау эшләре, Казан шәһәрендәге ике объектны да исәпкә алып, 57%ка үтәлгән.
Стационарларны ремонтлау эшләре дә дәвам итә. Хәзерге вакытта үтәлеш 21% тәшкил итә.
Агымдагы елда 5 поликлиниканы ремонтлау планлаштырылган, дүртесендә эшкә керешкәннәр. Программа буенча үтәлеш 4% тәшкил итә.
Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы, монда 23 объектны ремонтлау планлаштырыла. Тармакның бер объекты (Түбән Кама районындагы яшьләр үзәге) буенча контрактны апрель ахырына кадәр төзү планлаштырыла.
Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау эшләре 58%ка үтәлгән.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында ике объектта алып барыла. Гомуми үтәлеш 47% тәшкил итә.
Подрядчылар быелга ремонт планлаштырылган барлык 5 психологик-педагогик ярдәм бинасында да эшләр бара. Гомуми күләмнең 13%ы үтәлгән.
Яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт 17%ка башкарылган. 5 объектта эшләр бара.
«Мәдәният» тармагында республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. Иң зур өлешен авыл мәдәният йортлары тәшкил итә, үтәлеш 20% дип бәяләнә. Хисап чорында Буа районында бер объект төгәлләнгән.
4 балалар сәнгать мәктәбендә ремонт 11%ка башкарылган. Аксубай районында һәм Чаллыда ике объектта эшләр дәвам итә.
Тармакның башка 12 учреждениесендә капиталь ремонт 12%ка үтәлгән. Алты объектта эшләр бара.
Спорт министрлыгы линиясе буенча быел 25 объектта ремонт планлаштырылган. Программа эшләренең үтәлеше 9% тәшкил итә. 9 объектта эшләр дәвам итә.
«Экология» тармагында агымдагы елда 25 объект гамәлгә ашырыла. Программа буенча үтәлеш 30% тәшкил итә.
Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Быел бу - 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт.
Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме - 9 млрд 65 млн сум.
Бүгенгә 420 күп фатирлы йортта подряд оешмасы билгеләнгән. 121 күп фатирлы йортта, 14 муниципаль берәмлектә эшкә керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 7%ка үтәлгән. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез