Татарстанда 72 яшьлек әби посылка алу нияте белән 680 мең сум акчасыннан мәхрүм калган

Түбән Камада яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз, посылка алырга өметләнеп, бөтен саклык акчасыннан мәхрүм калган. Полиция хезмәткәрләренә ул мессенджер аша “Россия Почтасы” “хезмәткәре” белән элемтәгә керүе турында сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Телефон аша аңа, янәсе, аңа посылка килүе турында хәбәр ителгән. Моның өчен аферист паспортының сериясе һәм номерын әйтүне сораган. Хатын-кыз, мошенникның сүзен тыңлап, барысын да әйткән. Шуннан соң аңа “хокук саклау органнары хезмәткәрләре” шалтырата башлаган. Алар видеоэлемтә аша, аферистлар, янәсе, счетыгыздан акча урламакчы була, дип, хатын-кызны куркуга салганнар. Пенсионердан билгеле бер банкта карта ачуын сораганнар. Шуннан соң ул шул картага 490 мең сум күчергән. Акча күчергәннән соң хатын-кызга картаны ашыгыч төстә ябарга һәм, Казанга алып китү өчен, йөртүчегә тапшырырга кирәклеген әйткәннәр. Аферистлар барлык тикшерүләрдән соң картаны кире кайтарачакларына ышандырганнар. Хатын-кыз әйтелгәнне үтәп, картасын кемгәдер биреп җибәргән.

Икенче көнне аңа янә шалтыратып, шушы ук картага башка счетлардан акча җибәрүне сораганнар. Хатын-кыз тагын 180 мең сум чамасы күчергән. Ике көн узган, әмма пенсионерга картаны кире кайтармаганнар һәм “полиция хезмәткәрләре” элемтәгә дә чыкмый башлаганнар. Шунда гына ул полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Пенсионер хатын-кыз барлыгы 680,8 мең сум акчасыннан коры калган. Әлеге очрак буенча мошенниклык турында статья нигезендә җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре