Газетага язылу

Татарстанда 749 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, еллык план 24%ка үтәлгән

Татарстанда төзелештә хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәү өчен контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләрне дәвам итәләр. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар төзелеш объектларына 360 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 190 оешма тартылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 101 карар чыгарылган.

Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 146 тикшерү оештырылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 246 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы соңгы ике атна эчендә Чаллыдагы «ТЭМПО» Кама металл конструкцияләре заводында авыр бәхетсезлек очрагы теркәлүен искәртте - җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле.

Аннары министр торак төзелеше барышы турында сөйләде. 21 февральгә файдалануга торак тапшыру планы 24%ка үтәлгән, 749 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 26%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 272 мең кв.метр тирәсе булган 38 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 22%ка үтәлгән. Планда каралган 108 йортның 32 мең кв. метрдан артык мәйданлы 7 объекты төзелеп беткән.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 445 мең кв. м, ягъни планның 23%ы тапшырылган.

Быел аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча ятим балалар арасыннан 641 кеше, 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә, 61 яшь гаилә торак алачак.

Агымдагы елда мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 3 торак алучы бар.

Быел ятим балаларны торак белән тәэмин итү максатында 51 күп фатирлы йортта 641 торак урыны алу каралган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда торак төзелешенә ярдәмгә «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» республика программасы юнәлдерелгән, аның кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юллар төзеләчәк. Хәзерге вакытта объектлар исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла.

«Мәгариф» тармагы буенча быел 10 объектны, шул исәптән 7 гомуми белем бирү учреждениесен гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу 2 яңа мәктәп һәм 2 өстәмә корпус, шулай ук 3 былтырдан калган мәктәп, алар буенча контрактация тәмамланган.

Шулай ук Алабугада бер яңа балалар бакчасы төзү һәм ике былтырдан калган балалар бакчасы төзелешен дәвам итү планлаштырыла. Бүгенге көндә балалар бакчалары буенча төзелеш-монтаж эшләре 50%ка җиткән.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Бүгенгә үтәлеш 16% тәшкил итә.

Спорт линиясе буенча агымдагы елда 14 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган.  Бу атнада Теләче һәм Алексеевск районнарында ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелешенә керешкәннәр.

Былтырдан калган объект - Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча үтәлеш агымдагы датага карата 58% тәшкил итә.

Өч боз аренасы төзелеше буенча үтәлеш бүгенгә 2% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагы буенча 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 3 күп функцияле үзәк төзү; «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе төзү.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр Минзәлә районында бер объектта башланган. Программа буенча үтәлеш 2% тәшкил итә.

Эре экологик проектны - Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенгә үтәлеш 93% тәшкил итә.

Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы. Монда ике республика программасы кысаларында 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше буенча хәзерге вакытта үтәлеш 13% тәшкил итә. 5 объектта эшләр бара.

Башка республика программалары кысаларында быел 27 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган.

Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 15 объектта алып барыла. Үтәлеш 15% тәшкил итә.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү эшләре планның 13%ын тәшкил итә. Эшләр 4 объектта алып барыла.

Агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре