Газетага язылу

Татарстанда 79 авылында югары тизлекле мобиль интернет булачак

Быел Татарстанда 30 районның 79 авылында сыйфатлы, югары тизлекле мобиль интернет пәйда булачак.

Яңа станцияләр «Цифрлы тигезсезлекне юкка чыгару» программасы нигезендә урнаштырыла. Бу авылларда 100 дән 500 гә кадәр кеше яши. Программа ярдәмендә авыл халкы, кайда яшәвенә карамастан, телемедицина, дәүләт хезмәтләреннән, банк кушымталары һәм теләсә кайсы цифрлы сервислардан файдалана алачак.

Интернетка тоташтыру эшләре «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты нигезендә алып барыла. Узган елда әлеге программа буенча 42 районда 33 меңнән артыграк кеше югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге алган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре