Татарстанда 7нче сыйныфта укучы кыз үз-үзенә кул салган

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Чаллыда яңа шәһәрдә яшәүче бер гаиләдә фаҗига булган. Кичә кичке бишләр тирәсендә ата-ана эштән кайткач, фатирда 13 яшьлек кызларының мәетенә тап булган. Бала үз-үзенә кул салган. Бичара хушлашу хаты да язып калдырмаган, дип хәбәр итә “Челнинские иззвестия”.
Бәхетсез бала 7нче сыйныфта укыган. Тикшерү барышында аралашмаучанлыгы, бер кыз белән генә дус булганлыгы билгеләнгән.
Фаҗиганең сәбәпләре һәм барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре