Татарстанда 8 бала булган автобус фура белән бәрелешкән

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Балык Бистәсе районында трассада җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Башкортстаннан килүче автобус Мәскәү өлкәсеннән фура белән бәрелешкән. Машиналар юлны бүлешә алмаган. Бәрелештән соң фура кюветка очып чыга.
Автобуста 8 бала һәм 11 олы кеше булган.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, алар Уфадан Татарстан башкаласына экскурсиягә барган. Зыян күрүчеләр юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре