Газетага язылу

Татарстанда 8 кеше сөрем газы белән агуланып үлгән

2026 елның беренче аенда Татарстанда сөрем газы белән агуланудан сигез кеше һәлак булган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Сәләхов хәбәр итте.

«Кызганыч, 2026 ел фаҗигале хәлләрдән башланды, нәтиҗәдә сигез кеше һәлак булды», - диде Сәләхов.

Ул фаҗигале очракларның күпчелеге газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә халыкның ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре