Шул исәптән, 7,9 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
“Республика өчен агымдагы үзенчәлекле булды. Зур юлларны кулланышка тапшырдык, тәүге тапкыр күләмле юл челтәре программасы тормышка ашырылды”, – диде ул.
Министр билгеләп үткәнчә, юл эшләренә муниципаль берәмлекләрнең юл фондыннан 1,6 миллиард сумнан артык акча тотылган. “Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. 757 объектта 36,6 миллиард сумлык эш башкарылды”, – диде Фәрит Хәнифов.
Министр әйтүенчә, әлеге программа республиканың барлык районнарын да колачлаячак. “Бүген аңа тиңнәр юк. Урам-юл челтәрен төзекләндерү программасын халык та бик җылы кабул итте. Чөнки ул һәркемгә якын”, – диде Фәрит Хәнифов.
Болардан тыш, юлсыз авыллар турында да онытмаганнар. Быел Татарстанда грунт юлларны вак таш-ком катнашмасы белән түшәү өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Республиканың Кукмара, Балтач, Әтнә, Чирмешән кебек 14 муниципаль районындагы 15 объектта барлыгы 37 чакрым шундый юл салынган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез