Әлмәт районы Югары Мактама авылында 83 яшьлек Җәдит Зәйнуллинның 30 сутый алма бакчасы әллә кайдан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бабайга һәр агач бик кадерле, кайберләренең хәтта тарихлары да бар.
«Бу бакчаны бик булдыклы, зирәк кеше утырткан. Йортын да ул төзегән. Без әлеге йортны бакчасы-ние белән 1999 елда сатып алдык», – дип сөйләп үткән «Татар-информ» хәбәрчесенә Җәдит ага.
Элекке хуҗасы утырткан яшь агачлар инде күптән чын байлыкка әйләнгән. Бакча хуҗасы аларның һәркайсы турында кайгыртып яши. Бер алмагачка «Ньютон алмасы» дип исем биргән хәтта. «Шулай бермәлне агач төбендә утырганда баш түбәсенә шап итеп бер алма килеп төшмәсенме! Ньютон җирнең тарту көче турындагы законны шулай ачкан ди бит», – дип елмая бакчачы.
Бакча җимешләрен бик сирәк сата ул. Кунакларын, күрше-күләннәрен, якыннарын сыйлауны хуп күрә. Әнә узган елда Әлмәт мәктәпләрендә укучылар һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә бакча күчтәнәчләре белән сыйланырга насыйп булган.
Быел исә юмарт бабай алма, слива һәм чияләрен махсус хәрби операция зонасына да озаткан. Танышы Җәдит аганы «За своих» волонтерлар штабы белән таныштырган. Хәзер алар даими хезмәттәшлек итеп килә.
«Ул безгә июнь аенда шалтыратып, чиясе өлгергәнен хәбәр итте. Без аны килеп җыйдык та 100 литрга якын компот ясадык. Компотларны Җәдит аганың җәйге кухнясында яптык. Ә инде узган атнада тагын шалтыратып, алма җыярга вакыт җиткәнен әйтте», – ди волонтер Анастасия Митяева.
Волонтерлар компот-вареньелар гына ясап калмыйча, алмалар да җибәрә. Барлык күчтәнәчләр, төрелмә-пакетларына штабның логотибы куелып, хәрби хәрәкәтләр зонасына тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерларга СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. «Алар моны чын йөрәктән, ихластан, үзләре кебек үк изге күңелле кешеләрдән, фикердәшләреннән тулы бер командалар туплап эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез