Газетага язылу

Татарстанда 88 меңнән артык күчемсез милек объекты Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән

Билгеле булганча, 2023 елдан республика илкүләм мәгълүмати киңлекләр системасын кертү буенча пилот проектында катнаша.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин брифингта әйтүенчә, республикада 88 меңнән артык күчемсез милек объекты Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) теркәлмәгән.

Аларның 32 меңнән артыгы җир участогы, 8 меңнән артыгы капиталь төзелеш объекты, 47 меңнән артыгы - бина (помещение). - Республиканың капиталын (мөлкәт дәрәҗәсен) арттыру өчен, иң беренче чиратта, күчемсез милекнең тулы һәм дөрес реестрын төзергә кирәк. Краснодар, Пермь крайлары һәм Иркутск өлкәсе кебек үк, Татарстан да илкүләм мәгълүмати киңлекләр системасын кертү буенча пилот проектында катнаша. Бу эш кысаларында Бердәм дәүләт реестры яңа мәгълүматлар белән тулыландырыла, - диде Фәнил Әһлиуллин. Бүгенгә Татарстанның чикләре һәм муниципаль берәмлекләр, су буйлары, су басу куркынычы булган зоналар, урман хуҗалыклары, дәвалау-савыктыру зоналары һәм курортлар, мәдәни мирас объектлары һәм территориаль зоналар буенча мәгълүматлар тулысынча кертелгән.

Быел исә торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны кертеп бетерергә планлаштыралар. Әлегә бу эшләр 96 процентка үтәлгән: республикадагы 3116 торак пунктның 2978е буенча хәбәрләр реестрга кертелгән. Моннан тыш, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хуҗаларын ачыклау һәм теркәү бара. 2022 елда башланган бу эш бүген 99,94 процентка үтәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре