Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында шулай дип белдерде. “Быел гына да Аксубай, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында 3 боз мәйданчыгы, 4 футбол манежы, Лениногорскида бассейн, футболны үстерү, уктан ату һәм фигуралы шуу буенча үзәкләр, шулай ук Яшел Үзәндә һәм Казанда 2 физкультура-савыктыру комплексы булдырылды”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өч ел дәвамында тагын 9 боз мәйданчыгы һәм 12 футбол манежы төзү күздә тотыла. Шул рәвешле республиканың һәр муниципалитетында, балалар һәм олылар өчен, үзләренең боз мәйданчыклары, бассейннар, спорт комплекслары һәм чаңгы базалары булдырылачак. “Инфраструктураның үстерелүе нәтиҗәсендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Ә Казан зур халыкара турнирлар үткәрү өчен төп спорт ареналарыннан берсе булып кала”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез