Татарстанда 9 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава явым-төшемнәр көтелми.

Төнлә температура -2..-7 градус булса, көндез +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә, 22 мартта, республика төньяк циклон йогынтысында булганлыктан җепшек кар явуы көтелә. Температура төнлә 0..-4 градус, көндез 0..+4 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 23 мартта, антициклон перифериясе йогынтысында һава торышы яңадан тотрыклы булачак. Явым-төшемнәр көтелми, ә температура төнлә -5..-10 градус, көндез исә +2..+7 градус булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразларына караганда, киләсе атна башында, 24-25 мартта, көндез +4..+9 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре