Татарстанда 9 мең укучы укудан читләштерелгән

1 сентябрьдән 9 мең Татарстан укучысы ОРВИ һәм температура билгеләре булу сәбәпле дәресләргә кертелмәгән.

«Соңгы тәүлектә 359 укучы һәм 33 укытучы дәресләргә кертелмәде», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина.

Уку елы башыннан барлыгы 9 016 бала һәм 261 укытучы дәрескә кертелмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре