Газетага язылу

Татарстанда 9 нчы сыйныф укучылары дүрт имтихан урынына икене генә тапшыра алачак

Татарстанда 9 нчы сыйныф укучыларының дүрт имтихан урынына икене генә тапшыру мөмкинленге бар. Быел республика әнә шундый тәҗрибәгә кушыла. Әлеге яңалык әти-әниләрдә кызыксыну уятырга да өлгерде инде. «Ә безнең балага кагыламы?» – дип редакциягә дә шалтыраткалыйлар. Мондый сорауны укытучылар да биргәли. Дүрт урынына ике кемгә эләгә?

Татарстанда 9 нчы сыйныф укучылары дүрт имтихан урынына икене генә тапшыра алачак
Татар информ

Моңа кадәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт фәннән имтихан тапшырырга туры килде. Рус теле, математика мәҗбүри булса, ике фәнне үзләре сайлыйлар. Ә инде икегә калганда, аттестат алу өчен бары рус теле һәм математика да җитәчәк. Имтихан бирү өчен кирәкле фәннәрнең азаюы аттестат алучылар һәм көллияткә керүчеләр санын арттырачак дип өметләнәләр. Унынчы сыйныфка күчәр өчен исә дүрт имтихан тапшырырга туры киләчәк. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: ике имтихан дигәнең барлык укучыларга да кагылмый. Монысын хәзер аңлатырбыз.

Казанда яшәүче Камилә Шаһабиеваның кызы быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Көллияткә дизайн юнәлеше буенча укырга китәргә җыена.

– Ике генә сынау булгач, сөенгән идек. Ни өчен дигәндә, кызыбыз быел сәнгать мәктәбен тәмамлый. Анда да дүрт сынау көтә. Әзерләнергә вакыт кирәк бит. Мәктәптә тагын дүрт сынау бирәсе бар. Теге ике имтихан дигәнең көллиятләрдәге билгеле бер юнәлешләргә генә кагыла дип ишеттек. Янәсе, аерым исемлек булачак. Бу чыннан да шулаймы? Нәрсәгә кирәк ул андый исемлек? Техникумга китүчеләр болай да эшче һөнәре сайлый дигән сүз бит, – ди Камилә Шаһабиева.

 

Ике бала анасы Гүзәл Галимбекова да редакциягә шушы яңалыкны ачыклау өчен шалтыратты.

– Дүрт сынау сайлаган идек инде. Хәзер икегә генә кала дигән сүзләр йөри. Икене генә биргән очракта, нигә күбрәк бирмәдегез, димәсләрме? Дүртне тапшырсалар да, сүзем юк анысы. Кызым быел 9 нчы сыйныфтан соң медицина көллиятенә барырга тели. Анда имтихан санына таләпләр башка булмасын дип борчылабыз, – ди Гүзәл Галимбекова.

 

Яңалыкны Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов болайрак аңлата.

– Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен йә ике, йә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма ике имтихан белән аттестат алучылар 10 нчы сыйныфка бара алмаячак. Ә көллият, техникумнарга укырга керергә мөмкин булачак. Әмма бу билгеле бер юнәлешләргә генә кагыла. Ягъни ике дәүләт имтиханы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә барлык белгечлекләр буенча да укырга керү мөмкинлеге бирми, – ди Рәмис Мөҗипов.

 

Татарстанда ике имтихан белән укуын дәвам итәчәк егет һәм кызлар өчен 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән. «Бу исемлек республикада булган кадрлар кытлыгыннан һәм фаразланган ихтыяҗдан чыгып билгеләнде», – ди Рәмис Мөҗипов.

 

Әлеге тәҗрибәдә Татарстандагы 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Әйтик, Зәйдәге политехника көллиятендә ике имтихан тапшыручылар эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларыннан файдалану һәм ремонтлау, повар-кондитер белгечлекләрен сайлый ала. Азнакай политехника техникумында машина ремонтларга да өйрәнеп була. Ә Казан политехника көллиятендә ТКХ системасын ремонтлау һәм карап тоту мастеры, электромонтер кебек һөнәрләргә укыталар. Башкаладагы төзелеш көллиятеннән графика дизайнеры, гомуми төзелеш эшләре остасы белгечлеге алып чыгарга мөмкин.

 

Уку йортларында хәлләр ничегрәк?

– Бездә дүрт юнәлеш буенча һөнәр сайларга була. Әлеге исемлекне мәктәпләргә җибәрдек. Укучылар шулар арасыннан үзләренә кирәкле һөнәрне сайлап языла башлады. Алар ике имтихан тапшырып та укырга керә алачак. Тормыш бер урында гына тормый бит, алга таба бара. Барысы да галим дә булып бетә алмый. Моны һөнәр сайлауга этәргеч бирү өчен уйлап табылган нәрсә дип уйлыйм, – ди Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең Норма (Балтач районы) филиалы җитәкчесе Рәис Галиев.

 

Көллияттә барлыгы 146 студент укый. Барысы да – район егет һәм кызлары. Имтиханнар икегә калса, килүчеләр тагын да артыр дип өметләнәләр. «Тик шул ягы бар: авыл җирендә шәһәрдәге һөнәри уку йортларына караганда, юнәлешләр саны, сайлау мөмкинлеге азрак. Авыл хуҗалыгы районы булгач, без әзерләгән бар һөнәр дә шул өлкәгә бәйле. Алар арасында авыл хуҗалыгы мастеры, авыл хуҗалыгы техникалары һәм җиһазларыннан файдалану, фермер, пешекче һәм башка һөнәрләргә өйрәтәбез. Быел сыр ясау буенча оператор-аппаратчы белгечлегенә кабул итә башлыйбыз. Алар сөт-май заводларында эшли алачак», – ди Рәис Галиев.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре