Татарстанда әби, бабай һәм аларның оныгы юлда зыян күргән

Прокуратура тикшерү үткәрә, килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Чаллыдан Сарманга таба юлда, Тукай районы Суровка авылына килеп җитәрәк, “Opel” машинасы белән “КамАЗ” үзбушаткычы бәрелешкән, дип яза “KazanFirst”.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Opel” юл кырыеннан борылганда “КамАЗ”га юл бирмәгән. Шул сәбәпле “Opel” каршы як юлның кырыена “очкан”.
Авариядә “Opel” йөртүче (1961 елгы ир-ат), аның хатыны һәм 7 яшьлек оныклары зыян күргән. Барысы да хастаханәгә озатылган.
Бирегә шундук Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килеп җиткән. Прокуратура тикшерү оештырган. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре