Татарстанда “әбиләр чуагы” дәвам итә: иртәгә 19 градус җылы көтелә

Сишәмбе – 9 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Секундына 14 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр явып үтәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге секундына 6-11 метрга, урыны белән – 14 метрга җитәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14...+19 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +7...+12 градус.

Моңа кадәр республика Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләп үткәнчә, атна дәвамында Татарстанда һава температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак. Бу чор “әбиләр чуагы” булып санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре