Татарстанда җәен 154 меңнән артык бала лагерьларда ял итәчәк

Быел җәй республикада 154 меңнән артык бала лагерьларда күңел ачарга җыена. Шуларның 7 меңнән артыгын Кара диңгез яр буе көтә. Балаларның ялын оештыру өчен бюджеттан 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков хәбәр итте.

Денис Лулаков белдергәнчә, барлыгы 119 лагерь эшләячәк. Шуларның дүртесе – Кара диңгез буенда. Яшьләр бигрәк тә чатыр лагерьларда ял итүне өстенрәк күрә икән. Быел ялның мондый төрен 46 лагерьда оештырмакчылар. Ул 11 меңнән артык баланы колачлаячак.

– Ил буенча палаткалы лагерьларда 86 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу юнәлештә без – алдынгылар, быел да саннарны шулай тотарга тырышачакбыз, – диде Денис Лулаков.

Республикада шәһәр яны лагерьларында да чатырлар урнаштыру популярлаша башлады. Узган ел Татарстан Рәисе ярдәме белән 65 чатыр булдырылган. Азнакай, Мамадыш, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында да шундый лагерьлар ачмакчылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре