Татарстанда аерылышу очраклары арткан

Татарстанда 2021 елның беренче кварталында аерылышучылар саны  (3 487 пар) узган елның шушы ук чорындагыга караганда 17 процентка арткан. 2020 елның беренче өч аенда 2 994 гаилә пары аерылышкан булган.

“Росстат” мәгълүматларына караганда, быел март аенда 1 332 аерылышу очрагы теркәлгән. 2020 елның шушы ук ае белән чагыштырганда 5,9 процентка күбрәк бу. Узган елның мартында 980 пар гаилә булып яшәүдән туктаган.

Шул ук вакытта беренче кварталда, узган елның шушы ук чорындагыга караганда, өйләнешүчеләр саны да арткан. Өч ай эчендә барлыгы 4 270 пар никахлашкан. Бу – алдагы елдагыга караганда 10,4 процентка артыграк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

аерылышу ЗАГС брак

Көн хәбәре