Татарстанда аерылышучылар саны кимегән

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина идарәнең киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте.

- Республикада аерылышучылар саны кими. 2023 елда 14266 гаилә таркалды. Бу узган елгыдан 2,1 процентка кимрәк дигән сүз, - диде ул.

Гаилә коручыларга килгәндә, узган ел аларның саны 25219 булган. Иң өлкән кияүгә (Әлмәт) 88 яшь булса, иң өлкән кәләш (Казан) 81 яшен тутыргач кияүгә чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре