Татарстанда Африка корпусында хезмәт итү өчен ирләр һәм хатын-кызларны җыялар

Татарстанда Россия Оборона министрлыгының Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләрне җыю дәвам итә. Рядовой һәм сержантлар сафына – 45 яшькә кадәрге, командирлар сафына– 55 яшькә кадәрге хәрби хезмәткәрләр алына. Шулай ук медицина белеменә ия булган 45 яшькә кадәрге хатын-кызларны да җыялар.

Африка корпусына таләп ителә:
*мотоукчылар
*артиллеристлар
*элемтәчеләр
*механик-йөртүчеләр
*пилотсыз очкычлар операторлары.

Шулай ук тыл хезмәте өчен дә хезмәткәрләр кирәк:
*йөртүчеләр
*экскаваторчылар
*пешекчеләр
*слесарьлар
*тәрҗемәчеләр.

Африка корпусы Оборона министрлыгының яңа подразделениесе булып тора. Төп бурычы – Африка илләренә инструкторлык эшчәнлегендә һәм террорчылыкка каршы көрәшүдә ярдәм итү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре