Татарстанда Казан шәһәренең контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башкарган эш нәтиҗәләре буенча илдән читтәге бурычларны үтәү өчен хәрби хезмәт узу турында Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең балаларына бер тапкыр акчалата түләү билгеләнгән.
Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарын имзалаган. Биредә сүз Россия Федерациясе Оборона министрлыгының илебездән читтә бурычларын үтәүче структурасы – Африка корпусы белән контракт төзүчеләр турында бара, дип яза “Татар-информ”.
Бер тапкыр түләү күләме хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 20шәр мең сум тәшкил итә. Ул башка социаль ярдәм чараларын һәм дәүләт социаль ярдәме чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.
Мондый түләүләргә быел 1 февральдән контракт төзегән хәрбиләр исәп тота ала. Бу максатка кирәкле акча республика Хөкүмәтенең резерв фондыннан биреләчәк. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнә.
Исегезгә төшерәбез: 2023 елда Россия Кораллы көчләрендә яңа структура – Африка корпусы булдырылды. Оборона министрлыгының Россия мәнфәгатьләрендә дөньяның теләсә кайсы ноктасындагы кризислы хәлләрне оператив төстә җайга салу максатыннан булдырылган уникаль проекты бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез