Татарстанда агач йортларны күбрәк төзиләр

Елның беренче кварталында Татарстанда 10,5 меңнән артыграк шәхси йорт төзелгән. Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, республика, Идел буе федераль округында алдынгылыкка чыгып, илдә шәхси торак төзелешен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән.

Гомумән алганда, илдә гыйнвардан март аена кадәрге чорда барлыгы 170,4 мең шәхси йорт (җәмгысы 24,7 миллион кв. м торак мәйданы) калкып чыккан. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 17 процентка зуррак сан бу.

Төзелеш материалына килгәндә, агач йортларны күбрәк төзиләр. 3 ай эчендә барлыгы 55 меңнән артыграк шундый йорт калкып чыккан. Шулай ук кирпеч йортларга да ихтыяҗ зур.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре