"Татарстанда җәй": Әлмәттә иң матур түрбакчаны сайлаячаклар

Әлмәттә “Татарстанда җәй” республика проектына багышланган “Иң яхшы түрбакча” бәйгесе башланган. Башлангычны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хуплаган, дип яза “Татар-информ”.

Бәйгенең төп максаты – күпфатирлы йортларның ишегалларын үз көчләре белән күркәмләндерүче, уңайлы яшел почмаклар булдыручы иң иҗади кешеләрне билгеләп итү һәм аларны илһамландыру.
Бәйгедә теләсә кем катнаша ала. 3-31 июль аралыгында заявкалар тапшырырга мөмкин. Жюри инде август аенда ук җиңүчеләрне билгеләячәк. Аларны 3-10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Бүләк акчасын түрбакчаларны алга таба яшелләндерү һәм күркәмләндерүгә тотарга мөмкин булачак.

Бәйге 3 номинациядә үткәрелә: “Иң яхшы чәчәк түтәле” – чәчәкләрдән торучы иң матур композиция өчен; “Әкияттә кунакта” – әкият сюжетлары белән үзенчәлекле бизәү; “Тылсымлы бакча” – ишегалдын үзенчәлекле итеп бизәү өчен.

Бәйгедә катнашуга заявканы 31 июльгә кадәр электрон почта аша (leto.tatarstan.almet@mail.ru), идарәче компания аша яки “Департамент развития” оешмасына шәхсән барып тапшырырга мөмкин.
1 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстанда җәй” проектын рәсми төстә башлап җибәрде. Ул республика шәһәр-районнарының төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Проект платформасында 300лән артыграк чара тәкъдим ителгән инде. Аларның саны көннән-көн арта. Афишада – концертлар, күнегү, турнир, лекцияләр, велосипедта йөрүләр. Алар арасыннан һәркем үзенә уңайлы көндә һәм вакытта үзе өчен кызык булган шөгыль таба ала. Барлык чаралар ачык һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге тәкъдиме белән яңартылган парклар һәм иҗтимагый киңлекләрдә уздырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре