Татарстанда җәй көне ясалма яңгыр яудырганнар

Гидрометеоүзәк быел җәен, бик коры булу сәбәпле, ясалма рәвештә яңгырлар яудырган. Бу хакта хезмәт башлыгы Феликс Гоголь “ТНВ” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

“Быел җәен республикада коры һава күзәтелде. Безнең структур подразделение – Үзәк аэрология станциясе авиация ярдәмендә ясалма яңгыр яудырды”, – дигән ул.
Гоголь шулай ук кырау, коры җил, корылык, кайвакыт ишеп яуган яңгырлар кебек агрометеорологик күренешләр ягыннан җәйнең уникаль булганлыгын искәрткән.
Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый күренешләр авыл хуҗалыгы өчен зур хәтәр белән яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре