Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар сату дәвам итә. Бәяләре 20 мең сумнан 50мең сумга кадәр тәшкил итә.
– Юлламалар сатуда бар әле, вакытында алып өлгерегез. “Җәй” үзәге 11 апрельдән, “Сәләт Ак Барс” 15 апрельдән, “Костер” яшьләр үзәге 22 апрельдән сата башлый. Юлламаның уртача бәясе – 18-21 көнгә 24 мең сумнан артыграк. Район лагерьларында – 4 мең сумнан 17 мең сумга кадәр, хосусыйларында – 34 мең сумнан артык, –диде Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков.
Әти-әниләргә күпме түлисе?
- “Костер” лагерына –17000
- “Волга” –18000
- “Добрый” –23000
- “Черноморец” (Анапа) – 44000
- “Сәләт Ак барс” – 44500
- “Байтик” –59000
- “Космос” –50000
- “Лесная сказка” (Алабуга) –7700
- “Камский Артек” (Түбән Кама) –11000
Юллама кирәк булса, “Җәй” үзәгенә 8 (843) 207-28-73, “Ял” үзәгенә 8(843) 590-24-82, “Черноморец”ка 8 (843) 292-29-19, “Сәләт Ак барс” үзәгенә 89782497617, “Сәләт”кә 8(843)292-16-00 телефон номеры белән шалтырата аласыз.
8 (843) 2072873 телефон номеры буенча “кайнар линия”гә шалтыратып, кызыксындырган сорауларыгызга җавап таба аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез