Россия буенча уртача күрсәткеч – югарырак дәрәҗәдә.
Татарстанда узган елның 10 аенда уртача хезмәт хакы 72 мең сум тәшкил иткән. Алдагы елдагыга караганда 21 процентка зуррак сан бу. “КП-Казань”, Татарстанстат мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
2024 елның октябрендә хезмәт хакы 2023 елдагы күрсәткечкә караганда 23,1 процентка зуррак булган.
Тулаем Россиягә килгәндә, узган елның октябрендә уртача эш хакы 86,5 мең сум тәшкил иткән. Бу – 2023 елдагы белән чагыштырганда 16,4 процентка күбрәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2027 елга Казанда айлык уртача эш хакының 90 мең сумга җитүе көтелә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шәһәр Думасы сессиясендә шундый сан китереп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез