Газетага язылу

Татарстанда аюлар саны арта

Узган ел үткәрелгән исәпләүләр буенча, Татарстанда якынча 90 аю яши. Соңгы вакытта алар республикада моңа кадәр үзләренә хас булмаган яңа территорияләрне дә үзләштерә башлаган. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Гадәттә аюлар күрше төбәкләр белән чиктәш урманнарда – Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстанга якын районнарда яши. Әмма хәзер алар Татарстанның эчке территорияләренә дә керә башлаган.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сүзләренчә, мондый күршелек кешеләрдән аеруча сак булуны таләп итә.

Белгеч искәрткәнчә, кыргый хайван кешедән курка, әмма аюның зур һәм бик көчле булуын да онытырга ярамый. Шуңа күрә урманда аюга очрау һәрвакытта да имин тәмамланмаска мөмкин.

Аюлар яши башлаган районнарда кешеләргә кыргый хайван белән очрашу ихтималын истә тотып, саклык чараларын күрергә киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре