«Ак халатлы фәрештәләр» XII фестивале Татарстан Республикасында 3-15 февральдә узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
Фестиваль программасы белән Казан дәүләт медицина университеты сайтында танышырга мөмкин.
3 февральдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә укучыларны район үзәк хастаханәләренә, республиканың әйдәп баручы клиникаларына һәм медицина университетына ачык ишекләр көннәренә чакыралар, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез