Татарстанда акча урлау өчен сайтлар булдырган аферистны хөкем иткәннәр

Казанда, сайтлар булдырып, акча урлау өчен аларга вируслы программа урнаштырган мошенникны хөкем иткәннәр.

“Татар-информ” Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, әлеге ир-ат шундый сайтлар булдырган: аларга теркәлгәндә, онлайн-акча янчыклары мәгълүматлары, парольләр, ачкычлар күчермәләрен яшерен генә алу өчен билгеләнгән вируслы программа кереп урнашкан.

Шулай итеп, аферист, алынган мәгълүматлардан файдаланып, акча урлаган.
Суд аны “Вируслы компьютнр программаларын булдыру, алардан файдалану һәм тарату” статьясы буенча гаепле дип танып, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре