Шимбә – 1 ноябрьдә янә аз гына явым-төшем көтелә. Һава температурасы сизелерлек үзгәрми: көндез +2...+7, төнлә +3...–2 градус. Якшәмбе – 2 ноябрьдә дә урыны белән аз гына яңгырлар булыр дип фаразлана. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +1...+6, төнге сәгатьләрдә +2...–3 градус күрсәтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 3 ноябрь һәм сишәмбе – 4 ноябрьдә урыны белән аз гына юеш кар явып үтәчәк. 3 ноябрьдә көндез һава температурасы 0...+4 градус, 4 ноябрьдә +2...+7 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә исә 0...–4 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез