Татарстанга төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, салкынайтты, карлы яңгырлар башланды. Җомга – 1 ноябрь һәм шимбә – 2 ноябрьдә яңгыр, юеш кар, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. 1 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы 0...+3, 2 ноябрьдә +1...+6 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -3...+2 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Якшәмбе – 3 ноябрьдә дә юеш кар-яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава температурасы +1...-2, төнлә -1...-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – бозлавык.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 4-5 ноябрьдә карлы-яңгырлы тотрыксыз һава саклана. Көндез дә салкын: 0...-4 градус. Төнлә -1...-6 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез