Проект gordost.tatar.ruбуенча эшләячәк. адресы Такта портретлы гадәти стендларның цифрлы «туганына» әйләнә. Ул һәр ел саен яңартыла. Исемлеккә предприятиеләр хезмәткәрләре, җитәкчеләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре кертеләчәк. Алдынгыларның портретлары цифрлы мактау тактасында 1 ел «эленеп» торачак.
Кандидатларны компанияләр, хакимият органнары һәм муниципалитетлар тәкъдим итә. Төп таләпләр – тармакта шелтә-мазар алмыйча кимендә 3 ел эшләү. Моңа өстәп, эштә югары күрсәткечләргә ирешү, әһәмиятле проектларда катнашу, остазлык, иҗтимагый эшләрдә, волонтерлыкта актив катнашу, шулай ук һөнәри бәйгеләрдә җиңүләргә ирешү таләп ителә.
Сайлап алу берничә этапта уздырыла. Оешмалар 11 майдан 11 июньгә кадәр кандидатлар билгеләячәк. Шуннан соң алар башкарма комитетларга килештерүгә җибәрелә. Ахыр карар июль азагында кабул ителәчәк. Августта исә мәгълүматларны сайтка урнаштыру күздә тотыла.
Электрон мактау тактасына, фотосурәтләре белән, хезмәткәрләр турында кыскача мәгълүматлар урнаштырыла. Цифрлы тактага эләккән һәр хезмәткәргә таныклык тапшырылачак. Кимендә 5 елдан соң гына исемлеккә кабат тәкъдим ителергә мөмкин.
Платформа төбәк бюджеты хисабына булдырылачак һәм эшләячәк. Методик өлеше өчен – Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы, техник өлеше өчен – Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җавап бирергә тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез