Татарстанда «Алдынгылар фестивале» узачак. Ул 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Тимур Сөләйманов сүзләренчә, бу фестиваль кысасында конкурслар, остаханәләр, квестлар узачак. Әлеге фестиваль республика районнарын да колачлаячак. Районнарның төп парк, мәйданнарында бәйрәм чаралары көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез