Гаризаны шәхсән яки команда белән 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Шәхси номинацияләр арасында «Ел иҗатчысы», «Ел остазы», шулай ук төрле оешмаларның беренчел бүлекләре кураторлары өчен номинацияләр бар. Командалар исә иң яхшы беренчел бүлекләр һәм социаль әһәмиятле проектлар буенча көч сынаша ала.
Җиңүчеләрне сайлаганда хәрәкәттәге казанышлар, активлык, «Алдынгылар советы» эшендә катнашу һәм социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыру кебек критерийлар исәпкә алыначак.
Премия финалистлары декабрь башында Казанда узачак төбәк форумына чакырылачак. Форум Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узар дип планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез